10-12 майда Казанда "Россия - Ислам дөньясы" Xалыкара икътисади хезмәттәшлек саммиты үтә. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр катнашлыгында үтүче бу саммитта 23 дәүләт илчелекләренең дипломатлары һәм 50 ислам дәүләтеннән һәм Россия төбәгеннән килгән 3000 гә якын белгеч катнаша.
Дәвам »Рубрика: Халыкара багланышлар
Татарстанның беренче дипломаты вафат булды
2 майда, РФ Дәүләт Думасының алтынчы чакырылышы депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды. Т.Ю.Акулов 1991-2012 елларда Татарстан Президенты ярдәмчесе, Киңәшчесе, Президентның тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе вазифаларын башкарган иде.
Дәвам »
Нью-Йорк татарлары “Тукай энциклопедиясе” белән танышкан
Америка татарлары ассоциациясе Тукайны искә алу кичәсе оештырган.
Дәвам »
Әскәр Айтматовка Ләбүдә ханым нәсел шәҗәрәсен бүләк итте
Төркиянең Стамбул шәһәрендә Чыңгыз Айтматовка багышланган халыкара форум узды
Дәвам »
Австралиядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр
Бәйрәмне оештыручылар традицион бәйгеләр һәм тәм-томнар әзерләгән.
Дәвам »
Лев Толстой егет чагында Казанда ниләр күргән?
Мәктәп балалары, Лев Толстой әсәрен якшәмбе түгәрәгендә әдәбият галиме ярдәмендә татарча анализлап, туган телне һәм әдәбиятны тирәнрәк үзләштерәләр.
Дәвам »
Алматада татар музыкасы концерты
Кичәдә Казахстанда туган һәм эшләгән татар композиторларның, аеруча Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин һ.б. әсәрләре яңгыраячак
Дәвам »
Төркиядә кырым-татар мәдәнияте көннәре узачак
Чара кырым-татар җәмәгатьчелеге һәм Төркиядә аларның милләттәшләре арасында тыгызрак һәм тагын да дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк
Дәвам »
Казахстанда Татар музыкасы концерты узачак
Программада “Астана Опера” театры солисты, Казахстан Республикасының атказанган артисты Майра Мөхәммәт-кызы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров чыгыш ясыячаклар. Татар музыкасы концерты Казахстан Республикасы белән Россия Федерациясе һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезммәттәшлекнең мөһим бер вакыйгасы булып торачак.
Дәвам »
Галим
Шамил Абдулла улының 130 фәнни хезмәтләре – монографияләре бар. Аның 30 якыны чит илләрдә дөнья күргән.
Дәвам »