Россия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елы
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы
Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән Милли дастаннар елы
Максатлар: укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү; үсеп килүче буынны татар халык авыз иҗаты аша татар халкының мәдәни мирасына җәлеп итүне стимуллаштыру.
Бәйгедә укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша ала. Катнашу бушлай. Җиңүчеләр һәм лауреатлар Конгресс дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырыла.
Гаризалар һәм бәйге материалларына сылтамалар агымдагы елның 25 сентябренә кадәр [email protected] электрон адресына кабул ителә.