tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 нче елда Федераль Сабан туе Мәскәүдә узачак
2020 нче елда Федераль Сабан туе  Мәскәүдә узачак

2020 нче елда Федераль Сабан туе Мәскәүдә узачак

Киләсе елда үтәчәк Федераль Сабантуена әзерлек эшләре инде башланды. Бүген оештыру комитеты Мәскәүдә үзенең беренче утырышын үткәрде. 2020 нче елда Федераль Сабан туе Россия башкаласында узачак. Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин да катнашты. Инде билгеле булганча, Федераль Сабан туйларын оештыру эшендә үткәрүче якка Түбән Кама муниципаль районы булыша.

Бүген Васил Шәйхразиев һәм Айдар Метшин Мәскәүдә Сабан туе уздырыла торган мәйданны да барып карады. Биредә алар 2020 нче елда булачак Федераль Сабан туена әзерлеккә кагылышлы кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*