tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 300гә якын иске китап белән тулыланды
2021 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 300гә якын иске китап белән тулыланды

2021 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 300гә якын иске китап белән тулыланды

2013 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2021 елда шактый баеды – 1918 елга кадәр нәшер ителгән 282 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханә сайтына урнаштырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1587 томга якын китапны үз эченә ала, алар арасында татар галимнәре һәм дин әһелләренең инкыйлабка кадәрге классик хезмәтләре дә бар.

Darul-Kutub.com проекты, ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты көче белән татар дини мирасын саклау һәм аны өйрәнү, радикаль идеологияләргә мәгълүмати яктан каршы тору, шулай ук мөселманнарны хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән тәэмин итү максатыннан актив үстерелә. Сайт кыйммәтле хезмәтләрне табып укырга һәм бушлай йөкләп күчереп алырга мөмкинлек бирә. Сайтның бизәлеше барлык шәхси компьютерлар, смартфоннар һәм планшетлар өчен җайлаштырылган. Электрон китапханәдәге хезмәтләрне авторлар, китап исеме һәм категорияләре буенча эзләп була.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*