tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Адымнар” күптелле комплексында “Туган телләрне өйрәнүнең актуаль проблемалары” дигән темага төбәкара семинар булды
“Адымнар” күптелле комплексында “Туган телләрне өйрәнүнең актуаль проблемалары” дигән темага төбәкара семинар булды

“Адымнар” күптелле комплексында “Туган телләрне өйрәнүнең актуаль проблемалары” дигән темага төбәкара семинар булды

Түбән Кама шәһәренең “Адымнар” күптелле комплексында “Туган телләрне өйрәнүнең актуаль проблемалары” дигән темага төбәкара семинар булды.

Семинарда “Яңарыш” фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Мәгариф министрлыгының милли укыту идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы Яр Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, Түбән Кама шәһәр башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин, Татарстан Республикасының “Адымнар” комплекслары директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Башкортостан вәкилләре катнашты.

Татар теле әдәбияты укыту, балалар бакчаларында милли тәрбия, өстәмә белем бирү буенча ачык дәресләр үткәрелде. Пленар утырышта Факил Сафин мәктәпләрдә балалар әдәби-иҗат түгәрәкләре эшен кабат торгызу мәсьәләсен күтәрде.

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*