tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Моң» мәйданчыгында халык артисты Рөстәм Вәлиевка багышлау кичәсе була
«Моң» мәйданчыгында халык артисты Рөстәм Вәлиевка багышлау кичәсе була

«Моң» мәйданчыгында халык артисты Рөстәм Вәлиевка багышлау кичәсе була

20 мартта 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсе бинасында урнашкан «Моң» мәйданчыгында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты баянчы Рөстәм Вәлиев истәлегенә «Аккомпаниатор» дип исемләнгән багышлау кичәсе була.

«Илһам ШакировӘлфия АвзаловаЗөһрә СәхәбиеваЗәйнәб Фәрхетдиновалар җырлаган иске язмаларга игътибар итсәгез, яннарында куе бөдрә чәчле, кара мыеклы, чая карашлы бер гармунчы булыр. Рөстәм Вәлиев ул. Илһам абыйның гаҗәп тавышын ассызыклый торган аккомпаниатор. Әлфия апаның сәхнә уенына чын күңелдән кушыла торган сәхнәдәш, иҗатташ, партнер. Нинди булган ул, нинди уйлар белән янган, музыка дөньясында нинди ачышлар ясаган — 20 март көнне кич шулар турында сөйләшербез», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Багышлау кичәсе – «Кич» перформатив кичәләр сериясенең чираттагы чарасы. Иҗат төркеме: Ислам ВәлиевЙолдыз МиңнуллинаНурбәк БатуллаИльяс ФәрхуллинЗөлфия ИлькаеваАлёна Батулла.

«Үзе берәмтекләп җыеп калдырган музыкаль ядкярләрне барларбыз, үзгәреш чоры елъязмалары белән танышырбыз», – диелә хәбәрдә.

  • Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.

Чынанак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*