tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа коллективлар килеп чыккан»
«Яңа коллективлар килеп чыккан»

«Яңа коллективлар килеп чыккан»

Өлкәдә татар мәдәнияте көннәре бара. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге дә график буенча «Таң йолдызы» XXXIII өлкә һәм XXIV шәһәр балалар иҗаты; XIXнчы «Халык сәнгате-2024» өлкә үзешчән сәнгать иҗаты конкурслары катнашучыларын каршы алды.

Милләтләр эшләре буенча комитетның федераль агентлыгы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният департаменты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм башкалар оештыруында тормышка ашкан бәйрәмдә үзәк бинасы шыгрым тулы иде.

Конкурста төрле номинацияләрдә шәһәрнең төрле районнарындагы иҗат коллективларында шөгыльләнүче балалар чыгыш ясадылар. Смотр-конкурс төрки телле халыкларныкы булганга, казахлар һәм кыргызлар да матур җыр-биюләр алып килгәннәр. Нәфис сүз осталары арасында «Этнос»тан Наисә Гайнельянова, 52 нче мәктәптән Халидә Кирамова, үзәктән Рафаэль Гадиев укучылары өстенлек алдылар. Уен кораллары, фольклор жанрында танылган музыка белгече Җәгъфәр Касыймов төркемнәре беренче тапкыр үзләрен күрсәттеләр. Ә инде шундый ук энтузиаст сәнгать яратучы белгеч Ислам Сафин балалары остарып беткәннәр. Сәхнәдә чын артист сыман хис итәләр үзләрен. Сәләтле җырчы Җәмилә Мирасова рус кызларын да татар җырына өйрәткән.

Апалы-кызлы Диләрә (5 яшь) белән Ясминә (6 яшь) Шигаповалар сәнгатьле итеп шигырен дә сөйләп күрсәттеләр, җырлап та бирделәр. Мәктәпкәчә яшеннән «Этнос» балалар үзәгенә йөргән, Наисә апасы белән шигырьләр өйрәнеп ел саен төрле бәйгеләрдә сөйләп килгән 7 класс укучысы Равилә Кармышакованың теле шомара, әсәрне җиткерү алымнары да башка хәзер. Үзәкнең «Туган телем» түгәрәгенә әле бер ай гына йөрүче балалар да сынатмадылар. Шомарырлар, теләкләре зур.

«Таң йолдызы»нда бик күп бию коллективы үзен күрсәтергә теләде. Аларга алдан сайлап алу туры үткәрергә кирәк булгандыр, бәлки.

«Быел мине гармунчылар бик куандырды, яшьләр белән эшләүләренә шатландым. Димәк, өмет бар. Яңа коллективлар, яңа йолдызлар килеп чыккан. Бала-чага кызыксына, теләп йөриләр икән. Шунысы кызганыч, шәһәр бәйгесендә фольклор булмады. Фольклор, дип чыгып карадылар, тик фольклор түгел иде. Булган коллективлар белән эшлисе бар әле, өлгереп җитмәгәннәр. Әйбәт башлаганнар, дәвамы уңышлы булыр», – дип жюри әгъзасы Екатерина Әхмәтҗанова фикерләре белән уртаклашты.

Җәгъфәр Касыймов үзәктә һәм 52нче мәктәптә эшли. Әле күршедәге Свердловск өлкәсенең Тәгән авылына барып, татар җыр-моңына сусаган ханымнардан ансамбль төзеп өлгергән. Аларны бәйгегә дә алып килгән. «Эмиль Кәримовны яңа ачтым. Ул гитарага да йөри. Гармунда дөрес уйный, бик ярата. Тимур Бикмуллин тартылып китте. «Төмән егетләре» уен кораллары ансамбленә Кырынкүл балалары, ә «Күрүңкүл» фольклор ансамбленә кызлар киләләр. Тик татарча белмиләр, эшлисе авыррак әле. Конкурска әбиләре, әниләре килгәннәр, бик шатланалар», – диде җитәкче.

«Халык сәнгате»ндә танылган «Умай», «Чимги-тура», «Ургылыш», «Сүнмәс хисләр» ансамбльләре, «Дуслык» халык хоры, аерым башкаручылар яңа чыгышлары белән үзләрен күрсәттеләр. Хөрмәтле жюри өчен йөздән артык чыгышны анализлап, бәяләп бетерү авыр булгандыр, әлбәттә. Җиңүчеләрне Гала-концертта күрербез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Рәсемнәрдә: «Күрүңкүл» фольклор ансамбле

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*