tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әнгәмә клубында очрашу узды
Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әнгәмә клубында очрашу узды

Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әнгәмә клубында очрашу узды

Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әнгәмә клубында «Тени Касимовского ханства» һәм «Темников: крепость империй» китапларының язылу тарихына багвшланган очрашу узды.

Тарихчы һәм журналист, педагогия фәннәре кандидаты,
китапларның соавторы Марат Сәфәров бабаларыбыз яшәгән җирләрнең тарихын чын татарча сөйләде. Бу тема Уфа татарларында зур кызыксыну уятты.

Очрашуда Казахстан, Уфа галимнәре, татар донъясында киң билгеле морза фамилияләре вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Яшьләрнең дә тарихка битараф булмавы сөендерде.

Очрашуның видеоязмасы Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең ютуб каналында чыгачак.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*