tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Адымнар” мәктәбенең үз лагеры ачылачак
“Адымнар” мәктәбенең үз лагеры ачылачак

“Адымнар” мәктәбенең үз лагеры ачылачак

Яңа уку елында Казандагы “Адымнар” күптелле мәктәп базасында ел дәвамында эшли торган өстәмә белем бирү үзәге ачылачак. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова матбугат очрашуында белдергәнчә, бу – лагерь гына түгел, ял һәм өстәмә белем бирүне туплаган урын. Балаларны 10 сентябрьдә кабул итә башлыйлар.

“Адымнар”ның башлангыч, ике һәм күп телле мәктәпләре генә түгел, лагеры да булачак. Яңа өстәмә белем бирү үзәге Аккош күлендәге элеккеге “Пламя” лагеры җирлегендә төзелгән. Ул 58 мең квадрат метр мәйданны били, 180 баланы үз эченә сыендырачак. Әлегә монда “Адымнар” мәктәбе укучылары сәламәтлеген ныгытып, өстәмә белем туплаячак. Монда татар теле һәм инглиз телләрен өйрәнү сменалары эшләячәк. “Адымнар” үзәге “Сириус”, “Сәләт”, республика олимпиада үзәге белән дә хезмәттәшлек итәчәк.


– Белем дә алырга, ял да итәргә мөмкин. Моның өчен барлык шартлар тудырылган. Йокы бүлмәләре, ашханә, уку заллары, спорт һәм җыр-бию белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар да бар. Мондый үзәк әлегә – бердәнбер. Икенчесе сентябрь аенда Чаллыда ачылачак күп телле мәктәп базасында урнашачак. Анысы Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы балаларын җыячак. Лагерьда алты юнәлеш буенча эш алып барылачак. Алар арасында “Без –Татарстан варислары”, “Яшь полиглот”, “Батыр”, “Алгоритм”, “Без татарча сөйләшәбез”, “Яшь Мичуринчы” дигәннәре дә бар. Күп телле мәктәпләрдә “Килешү фәлсәфәсе” дигән фән укытыла. Үзәк балаларны дус-тату булырга, бергә яшәргә өйрәтәчәк, –диде Татьяна Ларионова.
Татьяна Ларионова белдергәнчә, күптелле мәктәпләргә ихтыяҗ зур. Әлмәт, Түбән Камада да яңа мәктәпләр төзү эше башлана. Лаешның Усад бистәсендә дә төзү планы бар. Казанда икенче мәктәп ачу мәсьәләсе әле ахырына кадәр хәл ителеп бетмәгән.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*