tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак чәчәкләр канга буялды
Ак чәчәкләр канга буялды

Ак чәчәкләр канга буялды

11.05.2021. Язның бу көне мәңге онытылмас. Хәтеребездә ул Казанның 175нче номерлы мәктәбендә булган коточкыч вакыйга булып сакланыр. Яман хәбәр җилдән тиз йөри. Безгә ул телефоннар аша килеп керде, аннан без, борчылып, чынмы икән бу дип, ышанып та бетми, рәсми мәгълүмәт чаралары аша эзли башладык.

Чын икән. Кеше ышанмаслык, әмма бу чын булып чыкты. Мәктәпкә корал белән килеп кереп, кеше атып йөргән бәндәнең исемен язасы килми. Бары тик ул, зәгыйфь акылы аша булса да  тәүбәгә  килсен дип әйтәсе килә.

Яман хәбәр тиз җитешә шул. Телефонга бер-бер артлы килеп торган сүрәтләрдә яшел чирәмдә сары башлы тузганаклар арасында канга баткан яткан яралы балаларны күрү тетрәндерде. Әле алай да ышанып бетеп булмый иде. Аннан, видеода, мәктәпнең өченче кат тәрәзәсеннән сикергән ике баланы күреп, йөрәк елый башлады – чын! Чарасыздан, куркудан, тәрәзәдән сикерерлек булгач, чын!

Күз алдыма шундук Беслан мәктәбендә булган хәлләр килеп басты, андагы балалар. Ә бу бит Казан!

Казанмы бу?! Казан. Беренче хәбәрләрдә 7 бала һәм 1 укытучы һәлак булды диелде. Моны, күз яшьләреннән чак тыелып, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Яраланган балаларга төрле хастаханәләрдә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә.

– Балаларын югалткан әти-әниләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Тән җәрәхәте алганнарга тиз ара савыгу телибез. Җан җәрәхәтләре генә төзәлмәс инде, – дип белдерде Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Киров өлкә Кануннар чыгару җыелышы депутаты, Нократ Аланы “Молот-Оружие” машина төзүчеләр заводы директоры Равил Нургалеев.

Алмагачлар ап-ак чәчәк ата башлаган көн иде. Ак чәчәкләр канга буялды.

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*