tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
“Ак калфак” оешмасы вәкилләре Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

“Ак калфак” оешмасы вәкилләре Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бөтендөнья татар конгрессының Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы, Чиләбе шәһәрендә күчмә утырыш кысаларында, Муса Җәлил исемендәге мәктәптә дә булды.

Бу мәктәп 2015 елдан башлап Муса Җәлил исемен йөртә. Биредә хәзер имтиханнар чоры, ә кече сыйныфлар җәйге лагерьда.

«Соңгы вакытта милли телләрне укыту мәсьәләсе күтәрелгәч, татар теленә кызыксыну артты», – ди Чиләбе шәһәренең 81нче урта мәктәбе укытучысы Сания Шевченко.

Сания Шевченко Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек, 30 еллык мөгаллимлек стажына ия. 81нче мәктәптә башлангыч сыйныфларны һәм факультатив буларак татар телен укыта.

«Татар теле буенча Чиләбе Татар конгрессында да курслар алып барам. Туган телләрне укытуны тыялар икән дигән сүз чыккач Чиләбедә татар теле курсларына язылучылар артты. Күптән түгел 60 кеше килеп язылды, өлкән яшьтәгеләр дә күп. Дәресләрне мәктәптә алып барам, җитәкчелек бик яхшы безнең», – диде Сания Шевченко.

Мәктәп 2009 елдан Чиләбе Татар конгрессы белән хезмәттәшлек итә, дип сөйләде үз чиратында мәктәп директоры Ольга Мещерягина. «Конгресс җитәкчесе Лена Колесникова ярдәме белән мәктәптә татар мәдәнияте сыйныфы һәм сәнгать сыйныфы ачылып, җиһазландырылды. Муса Җәлил музее ачылды. «Тамчылар» балалар ансамбле эшли. Быел мәктәп яны җәйге лагерендә беренче тапкыр «Яшь җәлилчеләр» отряды оештырылды. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый. Без милли мәдәниятләрне саклыйбыз, дус-тату яшибез, алга таба да илебез тыныч булсын дип телибез», – диде Ольга Мещерягина.

Кадрия Идрисова мәктәпкә татар китаплары һәм Татарстанда үткәрелүче «Сөйкемле Шүрәле» Халыкара бәйгесе финалында катнашкан «Шүрәле» картинасын бүләк итте. Киездән ясалган картинаның авторы – Сарман районы Җәлил бистәсеннән Ралина Кәлимуллина.

Чиләбедә дә «Ак калфак» оешмасы бар. Аны Люция Сабирова җитәкли. «Безгә күчмә утырышлар уздыру, тәҗрибә уртаклашу мөһим. Чиләбедә рус мохитенә чумып яшәүче татарларның милли тормышны сакларга тырышуы зур ихтирам уята», – диде Кадрия Идрисова.

Бүген «Ак калфак» делегациясе Чиләбенең С.Прокофьев исемендәге Концерт залында узачак «Татар кызы. Нәни энҗеләр» өлкә бәйгесе финалын да тамаша кылачак.

Моннан өч ел элек Чиләбедә Татар конгрессы Муса Җәлилгә һәйкәл ачкан иде. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган “Ак калфак” вәкилләре бүген һәйкәлгә чәчәкләр дә куйды.

Лилия Гаделшина, 
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*