tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак калфаклылар Балтач районы авылларында булдылар
Ак калфаклылар Балтач районы авылларында булдылар

Ак калфаклылар Балтач районы авылларында булдылар

Бүген Балтач районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының
“Үткәннәрне барлап, туган җирне зурлап, киләчәккә күпер салабыз!” исемле күчмә утырышы уза.

Чара кысаларында Ак калфаклылар Балтач районы авылларында булдылар.
Норма авылында алар “Әти,әни,мин – алтын куллы гаилә” чарасында катнаштылар. “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга хезмәт тәрбиясе бирү үрнәкләре күрсәттеләр. Бакчаның ишегалдында балалар һәм әти-әниләр пиннек ясап, бал аертып, йон эрләп, агачка рәсем төшереп күрсәттеләр.

Соңыннан Балтач кунаклары Кариле авылында Камаловлар гаиләсе эшчәнлеге, күпбалалы Галиевлар гаиләсе, дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева һәм Гөлсем Миннебаева шәҗәрә күргәзмәсе белән таныштылар.

Шулай ук алар Балтач районы Ор авылында ана һәйкәленә чәчәк салдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*