tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада “Татар кызы-2021” матурлык бәйгесе узды
Алабугада “Татар кызы-2021” матурлык бәйгесе узды

Алабугада “Татар кызы-2021” матурлык бәйгесе узды

12 февральдә​ КФУның Алабуга институтының актлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Татар кызы-2021” матурлык бәйгесе узды.​ ​ Анда “Университет​” мәктәбенең иң талантлы​ кызлары көч сынашты.​

Катнашучылар “Үзем турында үзем”, “Татар халык ашлары”, “Биючегә сүз әйтмәгез”, “Дефиле”, “Кем зирәк” кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте.​ Алар үзләрен​ хуҗабикә, биюче, тел остасы​ буларак та ачтылар, тәмле ризыклары белән жюриларны таң калдырылар.​

Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча “Татар кызы-2021” титулына​ 7 “Б” сыйныф укучысы Юлия Заһретдинова лаек булды.

​Кызларга бәя бирүчеләр арасында Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фатыйхова Гүзәл дә бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*