tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: «Татар язучылары Халык санын алу мәсьәләләре буенча даими шөгыльләнә»
Ркаил Зәйдулла: «Татар язучылары Халык санын алу мәсьәләләре буенча даими шөгыльләнә»

Ркаил Зәйдулла: «Татар язучылары Халык санын алу мәсьәләләре буенча даими шөгыльләнә»

Милли Шураның узган утырышында Халык санын алу мәсьәләләре буенча шөгыльләнүче 7 эшче төркем булдырылды. Бүген, 15 февральдә, Милли Шураның киңәйтелгән утырышы барышында әлеге эшче төркемнәр эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.

Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы төркеме җитәкчесе — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдуллин билгеләп үткәнчә, бүген татар язучылары Халык санын алу мәсьәләләре буенча актив эш алып баралар. Мәсәлән, эфирга «Таяну ноктасы» телетапшыруы чыга. Аның кысаларында экспертлар Халык санын алу кампаниясенең нечкәлекләрен аңлатырга тырышалар.

Ул шулай ук Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләттәшләр белән тыгыз элемтәдә тору өчен язучылар, артистлар, тарихчылар һәм этнологлардан торган мобиль төркемнәр булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шагыйрь сүзләренчә, татар халкының күпчелеге шушы ареалда яши.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*