tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлназ Шәйхи: “”Татарлар” тапшыруының вакытын арттыруны уйларга кирәк”
Гөлназ Шәйхи: “”Татарлар” тапшыруының вакытын арттыруны уйларга кирәк”

Гөлназ Шәйхи: “”Татарлар” тапшыруының вакытын арттыруны уйларга кирәк”

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Фирдинант кызы Шәйхиева Халык санын алуга бәйле рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларындагы эшчәнлек хакында сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Халык санын алуга багышланган махсус сәхифә булдырылды. Биредә бөтен Россиядән килгән хәбәрләр урнаштырылып бара. ” “Татарлар” газетасында сан алуга кагылышлы язмалар даими чыгып тора, шулай ук махсус сәхифә эшләп килә. ТНВ телеканалында тапшырулар чыга. “Халкым минем” тапшыруы татарлар тормышы хакында кызыклы чыгарылышларын әзерли.

“Татарлар” тапшыруы да төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез хакында сөйли. Тик аның вакыты хәзер әзрәк – 23 минут. Бу мәсьәләне карап, тапшыру вакытын арттыруны хәл итәргә кирәк дип уйлыйм,” – дип ТНВ җитәкчелегенә үтенечен җиткерде Гөлназ Шәйхи. Ул шулай ук конгресс эшчәнлегенә дә аерым тукталды. ” “Башваткыч” тапшыруында “Татар авылы” бәйгесендә җиңүчеләрне җыйдык, “Таяну ноктасы” тапшыруында Татар конгрессы хезмәткәрләре катнашып,  милли мәсьәләләр күтәрелде,”- диде  БТКның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева.

Утырышта катнашкан “Яңа гасыр” каналының башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов күтәрелгән мәсьәләләр җитәкчелелеккә җиткерелер дип ышандырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*