tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: “Халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булды”
Дамир Исхаков: “Халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булды”

Дамир Исхаков: “Халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булды”

Җанисәп мәсьәләләре буенча Аналитика һәм мониторинг төркеменең җитәкчесе – тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков хәбәр иткәнчә, ТНВ телеканалында татар тарихы буенча 24 тапшыру чыкты.

“Халык санын алу татарлар өчен һәрвакыт катлаулы булды. Безгә төрле юнәлешләрдә эшләргә туры килде. ТНВ телеканалы белән килешеп, бер серия тапшырулар алып бардык. Ул фильмнар нигезендә тарих институты галимнәре тагын 10 фильм эшләде”, – диде ул.

Тарихчы бүгенге көндә яшь буынның телетапшыруларны карамавын билгеләп үтте. Шуңа күрә экспертлар төркеме 40ка якын кыскача видеороликлар булдыру турында нәтиҗәгә килде. Билгеле булганча, бүгенге көндә 23 видеоролик инде Интернетка куелган һәм төрле каналлар буенча таратылган.

“Бу видеороликлар катлаулы мәсьәләләргә багышланган. Беренче чиратта эш Башкортстан юнәлеше буенча алып барылды. Анда дискуссион мәсьәләләр бик күп”,- диде Дамир Исхаков.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*