tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура утырышында Дания Заһидуллина чыгыш ясады
Милли Шура утырышында Дания Заһидуллина чыгыш ясады

Милли Шура утырышында Дания Заһидуллина чыгыш ясады

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында уза торган Милли Шура утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты, “Милли мәгариф һәм фән” халык санын алу мәсьәләләре белән шөгыльләнүче эшче төркем җитәкчесе Дания Заһидуллина чыгыш ясады.

Ул Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең татар теле диалектларына һәм сөйләшләренә багышланган фәнни хезмәтләр бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде.

Дания Заһидуллина шулай ук  “Татар халкының күренекле шәхесләре” YouTube проекты турында мәгълүмат бирде, ТР Фәннәр академиясе сайтында эшләп килүче, үз эченә татар теле сүзлекләре, атласлары, корпулсарын алган TATZET порталын тәкъдим итте. Шулай ук башка онлайн проектларга да игътибар ителде:  Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасына багышланган culturetat.info сайты, Фәннәр Академиясенең ИЯЛИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге сайты miras.infо һ.б.

Дания Заһидуллина мондый онлайн проектларның бөтенроссия күләмендә татар телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*