tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Америка татары Илдар Агиш: Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга күп көч куйды
Америка татары Илдар Агиш: Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга күп көч куйды

Америка татары Илдар Агиш: Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга күп көч куйды

Нью-Йорк Татар җәмгыятенең рәисе урынбасары Илдар Агиш Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга ифрат дәрәҗәдә күп көч куйды дип саный.

«Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуын әле дә дәвам итә. Татарстан көчлеләнсен, чәчәк атсын дип, ил эчендәге һәм чит илдәге партнерлар белән сәяси, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне тәртип белән уңышлы дәвам иттерде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, татар халкы Татарстан, Россиянең башка төбәкләрендә, Австралия, Финляндия, Төркия, АКШта һ.б. илләрдә яшәсә дә, Минтимер Шәрип улына бик бурычлы һәм рәхмәтле.

«Минтимер Шәймиев белән беренче Бөтендөнья татар конгрессы оешкач, конгресс биш ел саен үткәргән корылтайларда җылы сәламләшеп, күрешеп тордык. Нью-Йоркка килгән вакытта да һәрчак үзе белән күрешә идек», — дип искә алды Илдар Агиш.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*