tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыен узды
Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыен узды

Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыен узды

Татарстан Республикасы мөслимәләр бүлеге Апаста “Туган телне, милләтара дуслыкны саклау – татар халкының киләчәгенең нигезе” дип аталган җыенда катнашты. Җыенны Апас районы хакимияте ярдәме белән Апас районы мөхтәсибәте, ТР Мөслимәләр берлегенең Апас районындагы бүлекчәсе оештырды.

Анда район мәктәпләре директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүче оешмалар җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, авыл клублары җитәкчеләре, балаларны опекунлыкка алган, күпбалалы гаиләләр, абыстайлар һәм башкалар катнашты.

Җыенда Нәзарәтнең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина чыгыш ясап, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Ул шулай ук Апас районы башлыгы ярдәмчесе Луиза Сафинага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Бердәмлек” медален, районда ислам динен таратуга зур өлеш керткән абыстайларга  мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның  Рәхмәт хатларын тапшырды.

Җыенда бүгенге көндә яшь буынга миилли һәм дини тәрбия бирүдә хатын-кызның роле, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан роле һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.  Шулай ук балалар бакчаларында яшь буынны татар мохитендә, татар телендә, татар традицияләрен истә тотып тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Шулай ук эшмәкәр хатын-кызларның социаль һәм бизнес проектлар белән шөгыльләнүе белән таныштылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*