tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха республикасына (Якутия) килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха республикасына (Якутия) килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Саха республикасына (Якутия) килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны бүген “Якутск” Халыкара аэропортында Якутиянең тышкы элемтәләр һәм халыклар эшләре буенча министр урынбасары Татьяна Пяткина, “Туган як” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Игорь Халилов каршы алды.

2-3 нче март көннәрендә Милли Шура рәисе  Саха республикасында очрашулар уздырачак. Визит “Татарлар: гамәл Стртегиясе”н тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

Көн тәртибендә Саха республикасы җитәкчелеге катнашында рәсми очрашулар каралган. Милли Шура рәисе Ерак Көнчыгыш  федераль округларына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән утырыш та уздыра. Анда Бөтендөнья татар конгрессының 2020 нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак. 2021 нче елга эш планы хакында да фикер алышалар. Якутиядә яшәүче милләттәшләребез милли ризыклардан әзерләнгән күргәзмә дә тәкъдим итәргә җыена.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*