Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче гимназия-интернат кысаларында «Асылташ» татар халкының теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы 8-11 сыйныф укучы кызлар өчен конкурс узды. Аның максаты – туган телне өйрәнү һәм аңа карата кызыксынуны арттыру, татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, татар кызларын милли тирәлектә тәрбияләү.
Мәктәпнең программасы әлеге юнәлешләрдән тора:
- туган тел – татар теле
- татар әдәбияты
- Татарстан тарихы
- татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате
- заманча милли киенү серләре
- рухи-әхлакый тәрбия
- милли кул эшләрен өйрәнү
- аш-су әзерләү серләре
- сәхнә осталыгы
- татарча IT
Бу бәйгедә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе 10 сыйныф укучысы Хәбирова Ралина 1 нче урынга лаек булды. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының махсус призына да ия булды.
8 нче сыйныф укучысы Исмагыйлева Нурия дә сынатмады. Ул “Иң тыйнак кыз” номинациясендә Диплом һәм бүләкләргә лаек булды.
Кызларның җитәкчеләре – Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хуҗина.