tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының мәктәп укучылары арасында финал ярышлары узачак
«Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының мәктәп укучылары арасында финал ярышлары узачак

«Аулак өй-көрәш» төбәкара проектының мәктәп укучылары арасында финал ярышлары узачак

Агымдагы елның “Аулак өй – көрәш”төбәкара проекты әдәби  ярышының укучылар арасында зона этабында финалга чыккан командалар 28- 29 нчы февраль, 1 март Татарстан Республикасының Арча районы Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятенә (Арча, Вәгыйзовлар ур., 14) чакырылды. Финал ярышларында ТР районнары һәм чит төбәк укучылары ике номинациядә бәяләнә. Әдәби көрәшнең темасы: «Җәлил һәм Җәлилчеләр».

Конкурсның төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау.

Конкурсның бурычлары: Татарстан Республикасы һәм РФ субъектларында балаларны һәм яшьләрне белән татар халкының гасырлык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, туган телне, милли мәдәният кыйммәтләрен саклауга җәлеп итү; халык иҗаты һәм традицияләре белән танышу аша милли горурлык, Ватанга, үз халкына мәхәббәт хисе булган катнашучы шәхеснең рухи – әхлакый үсешенә ярдәм итү; әдәби ярышның зона этабында укучылар арасында проектның финал уеннарына чыккан команда февраль аенда Татарстан Республикасының Арча районына чакырыла. Төбәкара проект финалында “Сәләт”кә юлламалар уйнатыла (җиңүче команда өчен), шулай ук башка катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре каралган. әдәби ярышның зона этабында иҗат коллективлары арасында финалга чыккан команда июль аенда Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашу өчен «Ага Базар» этномәдәни фестиваленә чакырыла.

Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан “Аулак өй – көрәш” төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы, ДБҮ «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән гамәлгә куела.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*