tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл җанлы авылдаш
Авыл җанлы авылдаш

Авыл җанлы авылдаш

20 февральдә үзенең 50 яшьлек юбилеен Ыргуның чын патриоты Алиәскәр Хөсәинов каршы алачак. Ул җиде балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга килә. Әтисе Хәсән – танкист, Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Мәктәпне тәмамлагач, Алиәскәр Работки техникумына ветеринария табибы белгечлеге буенча укырга керә. Таныклык алып кайткач, җирле “Ургинский” колхозында хезмәт юлын башлый, читтән торып югары белем ала һәм үз вазифаларын төгәл башкарганга, аны баш табиб итеп билгелиләр.

Актив позицияле кеше буларак, ул һәрвакыт авылдашларының ихтыяҗын кайгыртырга тырышкан. Шуңадыр Кнәген районы хакимияте аңа Ыргу авыл советын җитәкләргә ышаныч белдерә һәм якташлары файдасына бу вазифада 12 ел хезмәт итә.

Җитәкче вазифасыннан киткәч, Алиәскәр әфәнде үзен дингә багышлый, Түбән Новгородта дини укулар уза һәм Ыргу мәчете картлары аны азанчы итеп сайлый. Имам Нәим хәзрәт Бедритдинов белән алар ун елдан артык инде авылның рухи тормышын алып баралар. Алиәскәрнең дини белеме зурдан, кирәк вакытта мәет тә җирли, мәҗлесләр тә алып бара икән.

Чын авыл егете буларак, шәхси хуҗалыгында ул күпләп мал-туар асрау белән шөгыльләнә, аның кура-каралтыларында мөгезле эре терлек саны гына ике дистәгә якын. Югары белемле ветеринария белгече буларак, аңа ярдәм сорап күрше рус авылларыннан да мөрәҗәгать итәләр.

Һәр кешене илһамландыручы, җан шөгыле бар. Язма героем өчен шундый булып спорт тора. Ул балачактан туп тибәргә яраткан, авылның “Алга” командасы составында күп еллар кече ватаны данын яклаган, Кнәген районы командасы өчен дә чыгыш ясаган. Татар-мишәр көрәшенең олы яшьтәге җанатарлары аның мәрәдә оста бил алышуын, сабантуйлардагы җиңүләрен бүген бик яхшы хәтерли. “Ыргу үзәне буйлап” китабында язылганча, авыл сабан туенда гына ул җиде тапкыр абсолют батыр булып калган.

Үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен дә күп тырышкан юбиляр. Мәктәп эшләгән вакытта, балаларны спортзалга җыеп бил алышырга һәм башка спорт төрләренә өйрәткән, ярышларга әзерләгән.

Алдан әйткәнебезчә, Алиәскәр әфәнде актив позицияле кеше. Берничә ел элек шәһәрләрдә яшәүчеләрдән һәм авылның ир-егетләре белән хатын-кызларыннан тупланган инициатив төркем әгъзаларына төзекләндерү эшләрен башкарырга булыша. Сабан туенда көрәш ярышларын алып бара, Рамазан ае кысаларында җәмгый ифтар мәҗлесләре үткәрүдә катнаша.

Һәр кешенең терәге һәм тормыш көче чыганагы – аның гаиләсе. Алиәскәр әфәнде бу яктан да уңган. Хатыны Эльмира белән алар 27 ел пар канат булып гомер итәләр, иң зур бәхетләре – балалары. Олылары Рөстәм хәрби карьера төзергә җыена, әлегә спезназда хезмәт итү әзерлеге үтә. Алар хатыны Ольга белән әти-әнисенә Мәрьям исемле онык бүләк иткәннәр. Уртанчылары Илнара Түбән Новгородның Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе студенты, ә төпчекләре Ясминә Возрождение мәктәбендә укый.

Алиәскәр әфәнде редакциябезнең якын дусты. Безнең һәр авылда диярлек төрле вакыйгалар турында хәбәр итеп торучы кешеләребез бар. Ыргу буенча штаттан тыш хәбәрчебез булып нәкъ менә ул тора. Җирле инициатив төркемнең тормышка ашырган проектлары турында анардан белешәбез.

Форсаттан файдаланып, хөрмәтле юбилярны алтын юбилее һәм якынлашып килүче Ватанны яклаучылар көне белән ихластан котлыйбыз, аңа балаларының уңышларына сөенеп Эльмира ханым белән бәхетле гомер итүен һәм кече ватаны файдасына тагын да күп игелекле гамәлләр кылуын телибез.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*