tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Халыкара «Татар кызы» бәйгесе оештыру комитеты утырышы узды
Бүген Халыкара «Татар кызы» бәйгесе оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Халыкара «Татар кызы» бәйгесе оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Халыкара «Татар кызы» бәйгесе оештыру комитеты утырышы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Г.Ш Гыйниятуллина, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе һәм «Татар кызы» конкурсының жюри әгъзасы К. Р. Идрисова, Башкортстан Республикасында БТК вәкиле А. А. Дәүләтшин катнашты.

Очрашуның төп мәсьәләсе булып Башкортстан республикасында региональ “Татар кызы” бәйгесен үткәрү торды. Әлеге бәйгедә җиңүче булып танылган кыз Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналында катнашачак.

Бүгенге җыелышта бәйгене оештыру, аның концепциясе һ. б. турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*