tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылдашларын мичле иткән Коддус ага
Авылдашларын мичле иткән Коддус ага

Авылдашларын мичле иткән Коддус ага

Минзәлә районы Дәвек авылыннан мичче – Котдус агай Шәриповны кемнәр генә хәтерләми. Йорт саен чыгарылган мичләре ничек чыдам булган, бервакытта да төтен чыгарып интектермәгән. Бүгенгесе көндә авыл йортларында санаулы гына калса да, ул үзе дә, салган мичләре дә бары тик изге сүзләр белән генә искә алына. “Котдус миче бит ул!”- дип яратып, эшенә сокланып сөйли авылдашлары.90 яшен тутыручы тыл ветераны, хәзер балалары,туганнары белән туып-үскән авылында бик матур гомер кичерә. Калган гомерне бары тик сәламәтлек белән дөнья рәхәтенә, рәхмәтенә тиенеп яшәргә язсын!

Гульчачак Габдрахманова

Авыл миче.
Кулдан килсә hәйкәл куяр идем,
Бала чакның җылы миченә,
Җылысына сыенып үтә иде,
Салкын кышның озын киче дә.
Җылы мич башыннан кадерлерәк
Ниләр булды икән ул чакта ?
Ачлы, туклы, кием күрмәгәнгә,
Бик кадерле – янган учак та.
Мичтә пешкән арыш икмәге соң,
Булганмы икән аңа тиң азык ?
Казан бәрәңгесе – үзе ни соң ?
Әле булса тәмнәре тансык.
Кулдан килсә hәйкәл куяр идем
Бала чакның җылы миченә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*