tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Габдуллин: Сабантуе җыр-бию генә дигән кешеләргә мин, үз авылыгызга кайтып уздырып карагыз, дияр идем
Айдар Габдуллин: Сабантуе җыр-бию генә дигән кешеләргә мин, үз авылыгызга кайтып уздырып карагыз, дияр идем

Айдар Габдуллин: Сабантуе җыр-бию генә дигән кешеләргә мин, үз авылыгызга кайтып уздырып карагыз, дияр идем

Башкортстанның Чакмагыш районы Аблай авылы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айдар Габдуллин сүзен авылдашларының тырышлыгы хакында сөйләүдән башлый. Яшьләр актив ди ул. 10 ел дәвамында үз көчләре белән оештырылучы сабантуенда да алар зур терәк, таяныч.

  • Сабантуе җыр-бию генә дигән кешеләргә мин, үз авылыгызга кайтып уздырып карагыз дияр идем. Без милли бәйрәмебезне зурлап оештырабыз. Ул безнең өчен җыен үткәрү, аралашу, киңәшү урыны. Яшьләр борынгы гадәтләрне искә төшереп, гармун уйнап таңга кадәр урам әйләнә.

Авылның киләчәге актив яшьләр кулында, милләтне дә алар саклый, ди Айдар Габдуллин. Үзе дә улы Артур белән бергә эшли. Авылга ярдәм зуррак булсын иде дигән теләктә. Авылны тәртиптә тоту өчен, халык берләшеп эшләргә, яшәргә тиеш. Мисал итеп, Айдар Габуллин үзләренең тәҗрибәсен китерә.

  • Авылдагы һәйкәлне дә, паркны да бергәләп яңартабыз. Күмәк хуҗалыклар таралгач та бирешмәдек. 2017 нче елда кооператив төзеп, 12 шәхси, 3 фермер хуҗалыгы  кушылдык. Сөт ризыклары җитештерәбез. Грант оттык. Җиһазлар алдык. Продукциябезне сатып алучылар да арта.

Узган ел Башкортстанда 138 кооператив оештырылган. Авыл эшмәкәренә акча алып торуның кулайрак юллары булсын иде, ди Айдар Габдуллин. Татар халкының үсеш стратегиясе төзелүне дә шатланып кабул иткәннәр. Авылны саклап калу өчен аның ярдәме зур булыр дип ышана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*