tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Нәбиуллин: Атыбыз авылны сакларга, халкыбызны күтәрергә кайтты
Фәрит Нәбиуллин: Атыбыз авылны сакларга, халкыбызны күтәрергә кайтты

Фәрит Нәбиуллин: Атыбыз авылны сакларга, халкыбызны күтәрергә кайтты

Татарстан Республикасы Лениногорск районы Карабаш авылы шәхси эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин ел саен уздырыла торган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарының үзе өчен нык файдалы булуын әйтте. Ул төрле төбәкләрдә ат белән шөгыльләнгән эшмәкәрләр белән элемтәләр җайлап, тәҗрибә алмашу мөмкинлегенә ия.

Искәртеп узыйк, бүген “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Делегатлар өч көнлек форумга нәтиҗәләр ясый, алдынгы эш тәҗрибәләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында тәкъдим ителә.

Балачакта кагылган “ат җене” үз эшен эшләде дип белдерде Фәрит Нәбиуллин. 2010 елда ул бу эшкә кешергә була. Шул елны ул беренче атларын алып кайтып, ике елдан инде аларның санын 70кә җиткерә. Бүгенге көндә инде 300 баш исәпләнә.

  • “Татарның аты бармыни, татар атлымыни?” дип көлешкәннәре дә булды. Бүген инде без шуны горурланып әйтә алабыз: дөньяда нәселле татар атлары токымы торгызылды. Бүгенге көндә токымлы татар атлары Зәй, Әлки, Азнакай, Балтач, Теләче, Саба һәм башка районнарда тарала башлады. Татар халкы үз атын кайтарды. Башта моның белән берничә энтузиаст кына шөгыльләнә башлады. Хәзер инде бу зур нәтиҗәле эш булып чыкты. Атыбыз авылны сакларга, халкыбызны күтәрергә кайтты, – ди Фәрит Нәбиуллин.

Бүгенге көндә Лениногорск районында ат чабышлары уздырыла, төрле бәйрәмнәр, уеннар уздырыла. Балалар белән дә шөгыльләнәләр, аларда атларга мәхәббәт тәрбиялиләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов атлар санын арттыру планнары бармы дип сорады. Башкортстанда әнә 1000нән артык, ди ул. Фәрит Нәбиуллин “Арттырырбыз” дип җавап кайтарды. Президент бу эштә ярдәм итәргә кушты.

  • Атчылык бит төрле юнәлештә үсә. Кайбер атларны махсус спорт өчен, кемдер хезмәт өчен куллана, кемдер ризык әзерләү өчен асрый. Ярышта йөргән атыңны суйдың да, ашадың түгел. Боларның барысын халыкка да аңлатырга кирәк, – диде Президент.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*