tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда димчеләр һәм яучылар җыены
фото weddingweb.ru
фото weddingweb.ru

Азнакайда димчеләр һәм яучылар җыены

10 декабрьдә Татарстанның Азнакай районында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе “Димчеләр, яучылар” чарасын үткәрә.

Чакырылган кунаклар өчен бай эчтәлекле программа төзелгән. Ул Азнакай шәһәре 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә Г.Тукай һәйкәлен ачы тантанасы белән ачылып китәчәк. Чарага катнашучылар 5 төркемгә бүленеп Азнакайда алып барылган күркәм эшләр үрнәкләре белән танышачак. Программада шулай ук  1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Милли ашлар” темасына ачык дәрес карау, “Югалган авыллар” фильмын карау, “Пар канатлар” клубы эшчәнлеге белән танышу, Азнакайның Ак мәчетендә никахлашу һәм исем кушу йолаларын кару, Мәнәвез авылы Рәсыйха чишмәсендә “Каз өмәсе” йоласын карау кебек күп санлы кызыклы 1әм эчтәлекле чаралар каралган. Соңыннан чарага катнашучыларның пленар утырышка җыелып фикер алышуы каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*