tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Энҗе калфагым” бәйгесенә йомгак ясалды
«Энҗе калфагым” бәйгесенә йомгак ясалды

«Энҗе калфагым” бәйгесенә йомгак ясалды

«Әни, әнием, әнкәй… Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез,»- дип башланып китте Иске Абдул авылының мәдәният йортында оештырылган «Аулак өй» кичәсе. Әниләр рәхәтләнеп халкыбызның борынгы йолаларын искә төшерделәр, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Үзләренең балаларына сөйләгән әкиятләрен сөйләп, бишек җырларын җырладылар.

Шушы матур кичәдә, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, Иске Абдул мәдәният йорты оештырган «Энҗе калфагым” бәйгесенә йомгак ясалды. Ай башында ук уңган-булган әниләребез үз куллары белән теккән, чиккән калфакларга бәйге игълан иткән идек. Шул калфаклардан күргәзмә оештырдык. Иң активлары Кадрия Шәйдуллина, Гөлнара Әхтәмовалар булды. Уңган кызларыбыз мастер-класс күрсәттеләр. Бәйрәмебездә иң өлкән калфак чигүче Клара апа Хөсәенова булса, иң нәниләре – «Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар булды. Бәйрәмгә ямь өстәгән балаларның барысына бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*