tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырлыйм туган якта, җырлыйм сезнең хакта
Җырлыйм туган якта, җырлыйм сезнең хакта

Җырлыйм туган якта, җырлыйм сезнең хакта

Мамадыш районының Көек – Ерыкса авылында “Исәнмесез, авылдашлар“ дип исемләнгән бик зур кичә узды.

Әлеге идеяны аларга “Ак калфак“ Бөтендөнья иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Рузалия ханым Ибраһимова һәм шушы оешманың балалар белән эшләү һәм туган телне үстерү бүлеге җитәкчесе Әлфия ханым Сингатуллина биргәннәр. Мәгариф ветераны, авылның күренекле укытучысы, Россия Президентының өстенлекле “Мәгариф“ проекты гранты иясе, берничә китап авторы, шагыйрә Рәсимә Галиеваны, район балалар һәм яшүсмерләр йорты аша сөйләшеп, “Яшь хәбәрчеләр“ түгәрәген җитәкләргә өндәгәннәр алар. Ә ул моңа тиз генә тәвәккәлләп алынып, инде биниһая эш башкарырга да өлгергән. Әлеге кичәне дә нигездә ул оештырган. Түгәрәккә йөрүче ике дистәдән артык бала иҗаты тамашаның игътибар үзәгендә булды. Алар сәхнә түренә чыгып, туган як, туган тел, әниләр турында шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Рузалия Ибраһимова һәм Әлфия Сингатуллина балаларның һәркайсын бүләкләделәр. Укытучыларына зурлап “Коръән“ китабы тапшырдылар, әлеге рәхмәтле эшендә һәм иҗатында уңышлар теләделәр. Рәим Гобәй, Рәсимә Хуҗина, Амур Фәләх, Люция Фаршатова, Ләйсән Исхакова кебек язучылар, журналистлар күпләп чыккан авыл бу. “Авылыгызның үткәннәрен барлап тарих язучылар да, буыннарның көмеш чылбырын ялгап, туган телебезне аһәңле җыр-шигырьләр, әдәбият аша, киләчәккә дәвам итүчеләр дә бар, Аллага шөкер. Туган телебезгә, туган җиребезгә шулай бергәләшеп хезмәт итик“, – диде Рузалия ханым, кичәгә нокта куеп.

Алсу Спиридонова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*