tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыштагы татар конгрессы бүлекчәсе уңышлы эшләп килә
Мамадыштагы татар конгрессы бүлекчәсе уңышлы эшләп килә

Мамадыштагы татар конгрессы бүлекчәсе уңышлы эшләп килә

Мамадыш муниципаль районы «Бөтеньдөнья татар конгрессы Башкарма комитеты” оешмасы – «Бөтеньдөнья татар конгрессы Башкарма комитетының” V съезды кабул иткән татар милләтен саклауга һәм үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән карарларын үтәүне максат итеп куеп, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты каршында оештырылган “Татарстан республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасын тормышка ашыру эшен алып баручы комиссиясе һәм райондагы башка иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә булып, нәтиҗәле эш алып барды.

Халкыбызның мәдәниятен, телен, гореф – гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән тәрбияви чаралар уздырылды. Җирле бүлекчәнең 2015 нче елда 8 бюро утырышы уздырылды: районда уза торган сәяси һәм мәдәни мәсьәләләр каралды. Шулай ук, конгрессның җирле бүлекчәсе каршында оештырылган төрле юнәлештә милли сәяси эш алып баручы комиссиялар эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм бурычлар куелды. Бюро әгъзалары барлык чараларда актив катнаштылар һәм булышлык күрсәттеләр. Игътибар бигрәк тә мәгарифкә, мәдәниятка, милли спартакиадаларга яшьләр хәрәкәтен камилләштерүгә юнәлдерелде.

Каралган мәсьәләләр, оештырылган чаралар район газетасы “Нокърәт” һәм “Нокърат дулкыннары” телевидение һәм радио тапшырулары аша яктыртылды. Мамадыш муниципаль җирлегендә барлыгы 43802 халык яши. Шуларның 76% (33421) татар милләте. Шәһәрдә 15528 халык яши – 11848е татар милләтеннән. Авыл җирлекләрендә 28274 халык яши – 21474 татар милләтеннән. 21,5 % руслар, 1,2 марий, удмуртлар һәм башка милләт халкылары яши. Районда 128 авыл исәпләнә, 83 татар халкы яши торган авыллар бар. Барлыгы – 55 мәчет, 1 – мәдрәсә, 138 мәдәният учагы, 54 -китапханә, 1 – Яруллинар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, 38 – балалар уку йорты, 1 – һөнәри колледж – халыкка хезмәт күрсәтә. Статистик мәгълүматләргә караганда районда 16 төрле милләт баласы укый: иң күбесе – татарлар (2990); руслар – 981. Шулай ук марийлар – 58; удмуртлар – 26; башкортлар – 2; уркраийиннар – 4; әрмәннәр – 21; үзбәкләр – 6; таджиклар – 6; башка милләтләр – 4; катнаш никахтан туган балалар – 62. Район мәгариф системасында, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төрле телдә белем бирү уңышлы алып барыла: 24 – татар телле оешма (241 класс), 1210 бала татар телендә белем ала, 7 – рус – татар мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, 9 – рус, 1 – марий. Татар балаларына туган телләрендә тәрбия һәм белем бирү – 75 % тәшкил итә. Шәһәрдә 4 мәктәп, 2174 бала укый, шуларның 1466 татар милләтеннән, татар телендә 494 бала белем ала (33,7%). Районда барысы 4160 бала укый.

Татарстан республикасында мәгарифне үстерү стратегиясын тормышка ашыру буенча беренче чиратта район мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ике телне өйрәнү буенча заманча инновацион укыту – методик комплекты кертелде. Барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мултимедийная техника һәм интерактив җиһазлар белән тәэмин ителгән. Республика программасы нигезендә һәр группага ноутбуклар һәр өч группага 1 проектор куелды.

Мамадыш шәһәре мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына 991 (71,6 %) татар, шуның 531 (53,58%) татар телендә белем һәм тәрбия ала. Мамадыш шәһәренең 3 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында тәрбия һәм белем бирү татар телендә бара, ә 3 балалар бакчасында рус һәм татар телендә алып барыла.

Барлык укучылар да дәүләт теле буларак татар һәм рус телен өйрәнәләр марий һәм удмурт милләтеннән булган укучылар этно культура компонентлы укыту программасы буенча белем алалар, анда туган телне өйрәнү өчен атнасына 4 сәгать каралган.

Уку һәм тәрбия процессын уңышлы оештыру, татар телен өйрәнугә уңайлы шартлар булдыру максатыннан районның барлык мәктәпләрендә дә татар теле һәм әдәбияты кабинетлары җиһазландырылган. Мәктәп кабинетлары заман тәләпләренә туры китереп: укыту методик һәм күрсәтмә материал, техник, мультимедиа җиһазларын район укытучылары киң куллана.

2015-2016 уку елында район мәктәпләрендә 80 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Шуларның 28 укытучы (30,48%) югары квалификацион категориядә, 33 (41,25%) – беренче категориядә, 1(1,25%)- икенче категориядә.

Район компьютер технологияләрен актив кулланылу күзәтелә.

Белем бирүгә югары нәтиҗәләргә ирешүдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик технологияләрне кулланулары ярдәм итә. Районда укучылар һәм укытучылар төрле олимпиадаларда , бәйгеләрдә, фәнни гамәли конференцияларда катнашып югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Район укучылары район газетасы каршында эшләп килүче “ Агымсу” иҗат берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә торып үзләренең иҗат җимешләрен шигырь мәкаләләрен бастырып киләләр. Республика “Илһам” , “ Иделем акчарлагы” иҗат бәйгеләрендә катнашып икенче урынны яулап акчалата бүләккә ия булдылар.

Район укучылары үзләренең мөгаллимнәре белән берлектә республикада һәм районда үткәрелеп килүче “ Мин татарча сөйләшәм “ акциясендә уңышлы катнашып киләләр һәм дипломнар белән бүләкләнәләр. Бу акциянең максаты башка милләттән булган кешеләргә татар телендә аралашуга чыгарга юнәлеш

бирү, телне үстерү, укучыларда татар телен дәүләт теле буларак куллану дайрәсен киңәйтү, туган илгә мәхәббәт , сәләтле балаларны барлау.

Балаларга милли белем – тәрбия бирүдә шулай ук дәрестән тыш үткәрелә торган чаралар да зур әһәмияткә ия. Районда ел саен үткәрелеп килүче “Татар кызы” конкурсы , фольклор бәйрәмнәр , театр коллективлары бәйгесе,”Каз өмәсе” , “Сабантуй”, “Семык”, “Гырон Бытон”, “Сөмбелә”, “ Нәүрүз” бәйрәмнәре,”Татар моңы”, шигырь бәйрәмнәре яшьләр һәм балалар арасында зур кызыксыну һәм яклау тапты.

Үсеп килүче яшь буынга халыкларның мәдәниятен һәм гореф – гадәтләрен өйрүтү, аның эчтәлеген аңлату яшьләрнең иҗади сәләтен үстерүдә шартлар тудырыла һәм күп төрле чаралар уздырыла.

Мамадыш муниципаль районы мәдәният бүлеге каршында оештырылган фольклор коллективлар тарафыннан милли мәдәниятне үстерү һәм халыкка җиткерү буенча да күп чаралар башкарыла. Районда халык исемен йөртүче 7 – үзешчән иҗат коллективы, 362 – иҗади үзешчән оешмалар һәм 375 клуб формасында оештырылган оешмалар эшләп килә. Ел дәверендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән “Сабантуй”, “Нәүрүз гүзәле”, “Татар кызы”, “Буыннар чылбыры”, татар шагыйре Г.Тукай туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме һәм татар язучылары, җырчылары, танылган шәхесләр белән очрашулар, гаилә бәйрәмнәре һәм башка күп чаралар уздырылды.

Авыл мәдәният йортларында “Хуҗабикә”, “Алтын куллар”, бию, вокаль, театр, спорт түгәрәкләре уңышлы эшләп килә. Балалар һәм өлкәннәр тарафыннан оештырылган төрле коллективлар республика, Рәсәй күләмендәге бәйге һәм чараларда актив катнашалар һәм югары күрсәткечләргә ия булалар. Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә үткәрелгән региональ Сабантуй бәйрәме, югары оешканлык белән үтте һәм анда яшәүче якташ милләттәшләребезнең зур ихтирамын казанды. “Кама” балалар ял лагерына Мәскәүдән килгән 30 бала татар телен һәм татар халкының милли үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан ял итәргә килделәр һәм алдагы елларда да безгә килү теләген белдерделәр. Шулай ук “Ак калфак” хатын кызлар оешмасы дини оешмалар халкыбызның милли аңын үстерүдә бигрәк тә яшьләрдә милли горурлык хисе һәм әхлак тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мәдрәсә каршысында җәйге ял лагерьлары оештырылып балалар рухи һәм җан сәламәтлеге алдылар. Яшьләр арасында “Мөселман гаиләсе”, “Коръән уку” бәйгеләре, мәктәпләрдә дин – әхлак дәресләре алып бару актив оештырылды һәм дәвам итә.

Яшьләр һәм спорт бүлеге каршында оештырылган яшьләр хәрәкәте оешмасы белән берлектә республика авыл яшьләре олимпиадасы, татар көрәше бәйгеләре, “Мин татарча сөйләшәм”, “Чәк – чәк пати” акцияләре һәм татар

авыллары эшмәкәрләре җыены, семинар – укулар оештыруда татар яшьләрен күбрәк катнашырга җәлеп итүне хуплап оештыру эшләрендә активлык күрсәттеләр һәм максатчан эш алып баруны дәвам итәләр.

“Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты” оешмасының Мамадыш муниципаль районы җирле бүлекчәсе үз эшчәнлеген татар милләтен үстерүгә, халкыбызның асылын, милли һәм рухи мирасын – телен саклауда, яшьләрдә милли горурлык хисләре тәрбияләүдә үз алдына куелган бурычларны үтәп нәтиҗәле эш алып баруны дәвам итә.

“Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты”
Мамадыш муниципаль районы җирле бүлек җитәкчесе: Талипова Г.В.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*