tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык бистәсе мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Балык бистәсе мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Балык бистәсе мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Җөмәдәл-әүвәл аеның 15нче көнендә Балык бистәсе районы Зәңгәр күл авылында яңа мәчет ачылды. Районда 45нче булып ачылган мәчет бер ел эчендә сафка басты.

Яңа мәчеткә “Гомәр” исеме бирелде. Аның ачылышы тантанасында мөфтият вәкилләре, кайткан кунаклар, район имамнары, авыл халкы, төзүчеләр катнашты.

Мәхәллә халкы 2021 ел башында авылда эшләп торган мәчеткә ремонт үткәрү өчен ярдәм сорап “Кулон” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдиновка мөрәҗәгать итә. Иганәче район мөхтәсибәте һәм җитәкчелек белән киңәшкәннән соң, яңа мәчет төзү отышлы булыр дип таба һәм сәдакатуль-җария буларак яңа мәчет төзелешенә матди ярдәмен күрсәтә. Яңа мәчет иганәченең абыйсы хөрмәтенә “Гомәр” дип исемләнде. Мәчетнең төзелеше яз көне башланган иде.

Тантанада катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән төп иганәче Альберт Фәхретдиновка нәзарәтнең “Бердәмлек” медален тапшырды. Равил хәзрәт мәчетләрнең мөселман кешесе тормышында тоткан урыны хакында эчтәлекле чыгыш ясады. Аннары изге теләкләрне Балык бистәсе районының социаль-мәдәни өлкә бүлеге начальнигы Рәхимә Рәшитова, район имамнары, кайткан кунаклар җиткерде.

Агачтан салынган Зәңгәр күл авылының яңа мәчете архитектурасы, матурлыгы, җыйнаклыгы белән үзенә җәлеп итеп тора, биредә заман таләпләренә туры китереп, дин кардәшләребезгә гыйбадәт кылу, дини мәрасимнәр үткәрү, белем алу өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мәчет үзенә берьюлы 60 кешене сыйдыра ала. 2021 елның сентябрендә мәчеткә имам итеп Рамил хәзрәт Зәйнәшев сайланды.

http://dumrt.ru/news/news_26876.html

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*