tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды
Казанда Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды

Казанда Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 17нче көнендә (21нче декабрьдә), Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты бинасында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Россиянең югары мөселман уку йортлары һәм мәдрәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Сәламләү сүзендә Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Россиякүләм олимпиаданы киләсе елда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан зурлап уздыру планнары белән уртаклашты. Ул әлеге чараның елдан-ел географиясе киңәюен, Россиянең иң зур һәм алдынгы мөселман уку йортлары шәкертләре катнашуын билгеләп үтте. Быел Олимпиадада 12 югары уку йорты, 23 мәдрәсә вәкилләре катнашты. “Катнашучылар – хәзерге мөселман мәгарифенең алгы сафында торучы уку йортлары. Безнең Олимпиадага Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге коллегаларыбыз кызыксынуларын белдерделәр. Безгә Мөхәммәд бин Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университетыннан делегация килде һәм алар Россиянең мөселман уку йортларында укучы студентларның белем дәрәҗәсе белән шәхсән таныштылар”, – дип билгеләп үтте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул үзенең чыгышында хәзерге вакытта Россиядә дини белемнәр алу, гарәп телен үзләштерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте. “Моңа дәлил булып сез – олимпиадада катнашучылар торасыз да инде. Әлхәмдүлилләһ, Казанга илебезнең иң яхшы мөселман мәгариф учаклары җыелды. Без бик шатбыз, бездә башлангыч дини белемнән алып иң югары дини белемне алырга мөмкин. Барлык җиңүчеләрне тирән белемнәр үзләштерүләре белән тәбриклим”, – дип белдерде ул.

Бүгенге тантана барышында күпләгән уку йортлары ректорлары үзләренең чыгышларында Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшинга кабаттан киләсе биш елга Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе итеп сайлануы уңаеннан ихлас котлау сүзләрен җиткерделәр. Әлеге дәрәҗәле советның җитәкчесе вазыйфасына чираттагы сайлау бүген Казанда үтте.

Алга таба “Гарәп теле”, “Ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе)”, “Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)”, “Ислам хокукы (мәдрәсәләр)”, “Дин нигезләре” номинацияләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде.

Шунысы куанычлы, бүләкләнүчеләр арасында Татарстан дини уку йортларында белем алучыларның да күп булуы куанычлы.

“Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)” номинациясе буенча Казан ислам университетыннан Асан Осмагамбетов – беренче, шулай ук КИУдан Мөхәммәтгали Корбанов өченче урын алды.

Ә менә “Ислам хокукы (мәдрәсәләр)” номинациясендә Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсенең II курс шәкерте Илалова Динара өченче урын яулады, шул ук уку йортыннан Язгөл Аетбаева Казан мэриясенең махсус бүләгенә лаек булды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*