tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөнья белән гармониядә
Дөнья белән гармониядә

Дөнья белән гармониядә

Дөнья белән гармониядә. Позис галереясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Вәлиуллинның күргәзмәсе ачылды. Бу эшче яшьләрне мәдәнияткә җәлеп итүдә яңа тренд. Аны Серго исемендәге завод республикада беренчеләрдән булып кертте. Хәзер завод хезмәтчәннәрен кайсы эшләр рухландыра?

Мәдәният халыкны җәлеп итә. Заводның картиналар галереясендә эшчеләргә экскурсияне автор – Татарстанның халык рәссамы Фәрит Вәлиуллин үткәрә. Картиналарда – Татарстан тарихы – Идел буе Болгарында Исламны кабул итү мизгелләре, ә каршыда – Шиһабетдин Мәрҗанинең игътибарлы карашы. Экспозициядә Печән базарының якты һәм Болакның соры төсләре. Дөнья белән гармониядә тарихи композициясе яңа галереяне байытты.

Җитештерүне генә түгел, ә мәдәни мөмкинлекләрне дә көчәйтергә. Заводта мондый мөмкинлек май аенда барлыкка килде, галерея Җиңү көне уңаеннан багышланган күргәзмә белән ачылды. Монысы Исламны кабул итүнең 1100 еллына багышланды.
Җитештерү мәйданнары үзәгендәге картиналар галереясе – дөньядагы яңа тренд – киләчәк заводлары шундый булырга тиеш. Позиста әлеге фикерне беречеләрдән булып гамәлгә ашырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*