tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорстанда “Татар кызы-2018” бәйгесе Гаилә елына багышлана
Башкорстанда “Татар кызы-2018” бәйгесе Гаилә елына багышлана

Башкорстанда “Татар кызы-2018” бәйгесе Гаилә елына багышлана

Башкортстанда “Татар кызы-2018” гүзәллек бәйгесенең сайлап алу туры башланды. Проектның директоры, “Берлек” татар мәдәни-агарту берләшмәсенең Башкортстандагы җитәкчесе Нәфисә Акчурина әйтүенчә, бу елны “Татар кызы-2018” гүзәллек фестивале Башкортстан республикасында игълан ителгән Гаилә елына багышланчак.

Быел матурлык фестивале Уфа шәһәрендә 15 нче тапкыр уздырыла. Әлеге вакытта, ярымфиналга чыгар өчен,  республиканың 5 төбәгендә сайлап алу туры бара.

“15 ел дәвамына Башкортстанда башта “Нәүрүз гүзәле”, соңрак “Татар кызы” исемен алган проект төрле формаларга кереп үсте һәм үзенең билгеләнешен тапты дип әйтә алам. Без “Татар кызы-2018″ бәйгесен күңел ачучы шоу форматындагы чара итеп үткәрүне максат итеп куймыйбыз. Республикада ел саен уздырылган матурлык бәйгесе уйланырга, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга һәм бәлки кемнеңдер тормышын үзгәртүче адымнар ясар өчен ярдәм итүче проект итеп тә күзаллыйбыз”, – диде “Берлек” татар мәдәни-агарту берләшмәсенең Башкортстандагы җитәкчесе Нәфисә Акчурина.

Ул бу елгы “Татар кызы”ның ни өчен Гаилә елына багышлануын әйтте. “Ярымфиналда катнашучы кызларның барысы да диярлек әниләре белән килә. Чөнки ана – ул иң зур терәк. Ә безнең татар кызларыбыз булачак әниләр, гаилә тоткасы. Шуңа күрә дә проектның төп максаты – яшь кызларда чын татар хатын-кызларында булган сыйфатларны ачып, белемнәрен ныгыту. Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә килгәндә, бу елны кызларның татар телен камил рәвештә белүләре шатландыра. Алдан әзерләнгән текстны уку бер эш, ә бирелгән сорауга әдәби телдә матур итеп җавап бирү – бөтенләй башка. Барысында да диярлек саф матурлык, нәзәкатьлелек , әдәп кебек сыйфатлар күренә. Финалга үтәчәк кызлар белән 10 көн дәвамында төрле өлкәдәге остазлар эшләячәк. Бу елны үзенең 15 еллыгын уздырачак Башкорстандагы “Татар кызы-2018″ гүзәллек бәйгесен хөрмәтләүчеләрне төрле сюрпризлар көтәчәк”, – диде ул.

“Татар кызы -2108” бәйгесенең ярымфиналы 21 апрельдә Уфа татар дәүләт театрында узачак.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*