tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы татар хатын-кызлары гореф-гадәтләребезне кайтару юллары турында фикер алыша
Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы татар хатын-кызлары гореф-гадәтләребезне кайтару юллары турында фикер алыша

Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы татар хатын-кызлары гореф-гадәтләребезне кайтару юллары турында фикер алыша

Бүген Башкортстанның Чишмә районы Ярми авылында әлеге республикадагы  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы уза. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнаша.

Ханымнар Ярми авылында гореф-гадәтләребезне кайтару юллары турында фикер алыша. Шул уңайдан, хәзер һәр татар авылында уздырыла торган “Каз өмәсе” йолаларын искә төшереп, аны үткәрү тәртибен бергәләшеп өйрәнделәр. Йолаларыбызны балаларга да күрсәттеләр.

Күчмә утырышта катнашучылар Ярми авылындагы мәдәният йортында урнашкан музей белән дә танышты. Биредә татар халкының тормыш, көнкүрешен чагылдырган экспонатлар саклана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*