tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкек шəһəрендə Муса Жəлилнең 117-еллыгы уңаеннан истәлек кичəсен үткəрделәр
Бишкек шəһəрендə Муса Жəлилнең 117-еллыгы уңаеннан истәлек кичəсен үткəрделәр

Бишкек шəһəрендə Муса Жəлилнең 117-еллыгы уңаеннан истәлек кичəсен үткəрделәр

Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге Каюм Насыйри үзəге һәм «Туган тел» оешмасы 19 февраль көнне татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 117-еллыгы уңаеннан истәлек кичəсен үткəрде.
Кичəне Каюм Насыйри үзəгенең татар теле укытучысы Шарафутдинова Нурия Салимовна алып барды. Килгəн кунакларны «Туган тел» оешмасы житəкчесе, Гөлсинә  Үльмаскулова сәламләде.
Укучылар Муса Жəлилнең тормыш юлы турында сөйләделәр, аның «Моабит дəфтəре»ннəн шигырьлəрен татар теленə өйрəнүче укучылар сөйлəделəр. Шулай ук Идель-Урал төркеме турында “Война непрощенных” дигəн фильмнан бер өзек күрсәтелде.
Кичә матур скрипка музыкасы белән бизәлгән иде.
Тамашачылар сәхнәләштерү күрделәр, сәхнә артында Муса Җәлил тавышы ишетелде.

Килгән кешеләр бик шат булдылар һәм күп рәхмәтләр әйттеләр.
Чарада йөзгә якын кеше катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*