tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкек шəһəрендə Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 116-еллыгы уңаеннан истәлек кичəсе үткəрделәр
Бишкек шəһəрендə Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 116-еллыгы уңаеннан истәлек кичəсе үткəрделәр

Бишкек шəһəрендə Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 116-еллыгы уңаеннан истәлек кичəсе үткəрделәр

Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге Каюм Насыйри үзəге һәм  «Туган тел»  татар-башкорт мәдәни оешмасы белән бергә, 13 февраль көнне күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 116-еллыгы уңаеннан истәлек  кичəсен үткəрелде.

Кичəне Каюм Насыйри үзəгенең татар теле укытучысы Шарафутдинова Нурия Салимовна алып барды. Килгəн кунакларны «Туган тел» оешмасы житəкчесе, Гөлсинә  Хайдаровна Үльмаскулова сәламләде.

Укучылар Муса Жəлилнең тормыш юлы турында сөйләделәр, аның «Моабит дəфтəре»ннəн шигырьлəрен татар теленə өйрəнүче укучылар сөйлəделəр. Шулай ук,  «Моабит дəфтəре» дигəн фильмнан бер өзеккә постановка ясап күрсәттеләр — Шафиның Муса Җәлил белән төрмәдә булган азакы очрашу.
Кунаклар Муса Жəлил сурәте төшкəн торт ясап алып килдедəр. Махсус кичәне үткәрү өчен Моратов Равил Рөстәм улы музыкаль аппаратура бүләк итте.

Нурия Шәрәфетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*