tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Г.Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан фәнни җыен узды
Казанда Г.Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан фәнни җыен узды

Казанда Г.Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан фәнни җыен узды

Бүген, Раҗәб аеның 14нче көнендә (15 февральдә), Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилее алдыннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен “Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше” исеме астында оештырылды. Чараны Татарстан Республикасының “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе үткәрде. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында оештырылды.

Конференция эшендә танылган галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшьлеклеләре, иганәчеләр, татар дин гыйлеме һәм мөселман фикере үсеше тарихы белән кызыксынучылар, иганәчеләр, шулай ук Россия ислам институты һәм Ислам динен кабул итүгә 1100 ел исемендәге Казан мөселман югары мәдрәсәсе шәкертләре катнашты. Галимҗан Баруди, Габденнасыйр Курсави, Гатаулла Баязитов, Шәйхелислам Хәмиди кебек татар дин әһелләренең хезмәтләре, аларның дини мирасны саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше турында фәнни чыгышлар тыңлау белән беррәттән, катнашучылар татар галимнәренең басылып чыккан хезмәтләре, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге”, “Иман” нәшрияты һәм Апанай мәдрәсәсенең киңкырлы эшчәнлеге белән таныша алды. Биредә укучылар тарафыннан ясалган кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды.

Конференцияне Апанай мәчете мәдрәсәсендә үткәрү юкка түгел: Галимҗан Баруди биредә 1862 елдан алып 1875 елларга кадәр белем алган һәм үзе дә укыткан. Шуннан соң Урта Азиягә китеп белемнәрен арттырган. Аннары Казанга кайткач, әтисе белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә нигез салган һәм аны җитәкләгән, бик күп шәкертләрне тәрбияләгән, бик күп дәреслекләр язган. Шунысын ассызыклап әйтергә кирәк, Галимҗан хәзрәт Баруди – татарларны гына түгел, башка мөселман халыкларын да тәрбияләгән, аның шәкертләре арасында гарәпләр дә булган.

Галимҗан Барудиның зур, дәрәҗәле, киң карашлы, гыйлемле шәхес булуы турында үзенең чыгышында беренчеләрдән булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үтте. “Галимҗан Барудиның шәкертләре чит илләрдә дә бар. Мәсәлән, Абдурауф Җума – зур галим, Әл-Әзһар докторы. Ул Галимҗан хәзрәтебезнең шәкертенең шәкерте булып санала. Ибраһим Мурейхи – Бәһрәйнның шәригать казые булып эшли, ул шулай ук Әл-Әзһар докторы, Нәкышбәндия тарикате шәехе, аның чылбыры Галимҗан хәзрәтебездән килә. Ибраһим Мурейхи “Казан галимнәренең иҗазәтләре” дигән өч томлык китап әзерләде һәм ул быел дөнья күрәчәк. Без ул китаптан чылбырларны тикшереп, барлап, киләчәктә күп галимнәребезне өйрәнә алачакбыз. Бу китапны укып, без бик күп кызыклы мәгълүматларга тап булабыз. Мәсәлән, Галимҗан хәзрәт Баруди Җәләләйн тәфсирен Мәрҗани хәзрәтебездән укыган һәм иҗазәт алган. Абдулҗәлил Дур-Димәшки “Күтүбе ситтә”не Галимҗан хәзрәтебездән укый һәм иҗазәткә ия була. Безнең галимнәребез турында еш сөйләргә, аңлатырга кирәк. Алар безнең өчен үрнәк”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов конференцияне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, шәхсән үзе тарафыннан Галимҗан Барудиның тормыш юлын өйрәнүне 1995 елдан алып баруын, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан конференцияләр үткәрү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Рәсми сәламләү сүзләрен шулай ук “Иске шәһәр” территориясе префекты җитәкчесе урынбасары Раннур Шәрипов, Казан Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, Россия Федерациясе Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов җиткерде.

Сәламләү сүзләреннән соң Россия ислам институты, ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты галимнәре татар дин галимнәренең хезмәтләре турында тирән эчтәлекле чыгышлар ясады.

Апанай мәчетенең имам-хатыйбы, “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров Галимҗан Барудиның яңа гына “Иман” нәшриятында дөнья күргән “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап” басмасын тәкъдим итте. Китап гарәп теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә ителде. Кайбер хәдисләргә аңлатмалар да бирелде. Бу җыентыкта 160 хәдис тупланган.

РИИның теология факультеты деканы, тарих фәннәре кандидаты Габдулла Шәнгәрәев татар дин эшлеклесе Гатаулла Баязитовның (1847-1911) эшчәнлеге белән таныштырды, КИУ каршындагы Госман бин Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшид хәзрәт Фәизов 1917 елгы революциягә кадәр дөнья күргән татарча Коръән тәфсирләре турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Ул Галимҗан Барудиның үзенең “Әд-Дин вәл-Әдәп” журналында шулай ук Коръән сүрәләренә аңлатмалар бастыруын билгеләп үтте.

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев: “XX йөз башында ренессанс чорын татар имамнары оештырган. Шулар арасында иң якты йолдыз – Баруди. Чөнки ул 1918 елның маенда мөселманнар Мәскәүдә съезд үткәргән, беренче тапкыр мөфтине мөселманнар үзләре сайлап куя. Алар Галимҗан хәзрәт Барудины сайлый, чөнки мөселманнар иң абруйлы дин әһеле дип аны таныганнар. Россиядә ислам дине буенча иң алга киткән халык татарлар булган. Аның нигезе Болгар дәвереннән килә. Дин безгә Мөхәммәд пәйгамбәр исән вакытта ук килгән, 922 елда исә ислам дине дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелгән”, – дип билгеләп үтте.

Галимҗан хәзрәт Барудиның тормыш юлы һәм дин-мәгърифәт юлында куйган хезмәтләре хакында Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Равил хәзрәт Бикбаев сөйләде. “Галимҗан хәзрәт киң карашлы, җәмгыятьтән аерылмаган, бернинди агымнар яки төркемнәр ягына авышмыйча, инсафлы, гадел галимнәрнең берсе була. Безнең киләчәгебез өчен әлеге шәхесне өйрәнү, аның кебек булырга омтылу, төрле мәсьәләләргә карап хөкем итү бик мөһим. Ул беркайчан да халыктан аерылмаган, хәтта “әд-Дин вәл-Әдәп” журналында Коръән тәфсир кылганда яки хәдисләргә аңлатма биргәндә халыкта нинди мәсьәләләр мөһим булса, шуларга игътибар иткән. Мәсәлән, XX йөз башында ачлык тарала башлагач, күбрәк иганәчелек, сәдакалар бирүнең әһәмияте турында бик күп язмалар бастырган. Аны халык һәм дин әһелләре бик яраткан”. Равил хәзрәт танылган татар дин әһеленең революциягә татар вакытлы матбугатта чыккан фәтваларына күзәтү ясады.

Конференция Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Язгөл Фәйзрахманованың галим иҗаты буенча фәнни-тикшеренү чыгышы һәм махсус әзерләнгән видеопрезентация карау белән тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*