tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ленин-Кузнецк шәһәрендә “Туган як талантлары” исемле иҗат күргәзмәсе оештырылды
Ленин-Кузнецк шәһәрендә “Туган як талантлары” исемле иҗат күргәзмәсе оештырылды

Ленин-Кузнецк шәһәрендә “Туган як талантлары” исемле иҗат күргәзмәсе оештырылды

12 февральдә Ленин-Кузнецк шәһәрендә (Кузбасс өлкәсе) “Миләш” татар милли мәдәният үзәгендә “Туган як талантлары” исемле иҗат күргәзмәсе оештырылды. Бу чарада “Ак калфак-Нур” Новокузнецк, Осинники һәм Междуреченск татарлары катнаштылар. Үз хезмәтләрендә осталык, сабырлык, тырышлык һәм пөхтәлекне күрсәттеләр.

Чара кунаклары шулай ук “Ватан” тарихи-мәдәни музеен саклаучы – Гәрәев Закир Фәрит улының эшләре тәкъдим ителгән “Татар халкы мифлары һәм легендалары” күргәзмәсендә булдылар.

Гөлсинә Гайнетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*