tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров профессор Ильмер Хәсәновка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды
Данис Шакиров профессор Ильмер Хәсәновка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды

Данис Шакиров профессор Ильмер Хәсәновка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетакмактагы филиалы профессоры, техник фәннәр докторы, уйлап табучы Ильмер Йосыф улы Хәсәнов белән очрашты.

Башкортстанда гомер итүче милләттәшебез үз эшчәнлеген газ һәм нефть тармагына багышланган. Бик күп фәнни эшләр һәм уйлап табулар белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта ул мөгаллимлек белән шөгыльләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров милләттәшебезнең эшен югары бәяләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ильмер Йосыф улы Хәсәновка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*