tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилне искә алдылар. Быел герой-шагыйрьнең тууына 116 ел тула. Бу хакта ТР ның Россиядәге вәкиллегендә сөйләделәр. Әлеге чара вәкиллек инициативасы белән оештырылды.

Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр куюда аның кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Харисов, М.Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп директоры һәм укучылары катнашты.

Ел саен үткәрелә торган чарага шулай ук хәрби хезмәткәрләр, кадетлар, Мәскәүдән татар активистлары һәм монумент булган «Зябликово» районында яшәүчеләр дә кушылды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*