tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне күпмилләтле дәүләтебез тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга – рәхимсез дошманга каршы аяусыз сугышта Бөек Җиңү Көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Европаны егерменче гасыр афәтеннән – фашизмнан коткару буенча изге миссиясен Совет солдаты 1945 елның 9 маенда Берлин шәһәрендә зур җиңү белән тәмамлады. Быел Ватан сакчыларының сүнмәс даны турында хатирәләрне яңартучы җитмеш беренче тыныч язны каршылыйбыз.

Сугыш елларында корыч ихтыярлы,  бөек рухлы халкыбыз кырыс сынау узды. Йөрәкләрне әрнетә торган ачы җиңелүләр дә, шатлыклы җиңүләр дә күп булды. Нинди генә авыр шартларда да дәһшәтле еллар буыны хак эшнең барыбер өстен чыгасына, дошманны тар-мар итеп, илебезнең җиңү яулаячагына ышанычын югалтмады.

Бар халыкның бер булып, гайрәт белән, үз-үзен аямыйча сугыш кырларында көрәшүе, тылда фидакарьләрчә эшләве нәтиҗәсендә кешелек дөньясы азатлык әләмен яңадан югары күтәрде, нацистлар коллыгыннан котылды, якты киләчәгенә өмет белән карау мөмкинлеге алды. Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше фронтка китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезенә әйләнеп кайтмады.

Каһарман фронтовикларга, тынгысыз тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтебезне әйтеп аңлатырлык сүзләр юк ул. Аларның исеме, алар кылган батырлыклар яшьләребезнең күңелендә, урам һәм шәһәр атамаларында, мәктәп музейларында һәм сугышчыларга багышланган күпсанлы мемориалларда, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә мәңгеләштерелгән. Бөтен Россия күләмендә уздырылучы, татарстанлылар актив катнаша торган «Үлемсез полк» акциясе  безнең олы хөрмәтебезгә һәм буыннар бәйләнешенә күркәм дәлил булып тора.

Без бүген ата-бабаларыбыз соңгы тамчы каннарына кадәр яклап көрәшкән тынычлык, гаделлек һәм шәфкатьлелек идеалларына тугрылык  саклап, җиңүчеләрбуыны вәкилләре белән бер үк сафларда атлыйбыз. Бөек Җиңү рухы белән сугарылган бу бердәмлек хәзерге четерекле заманның кыенлыкларына лаеклы җавап булачак дип ышанам.

Ил азатлыгы өчен көрәшкән фронт һәм тыл ветераннарына, барлык татарстанлыларга  озын гомер, бәхет һәм иминлек, илгә-көнгә тынычлык телим!

Җиңү Бәйрәме котлы булсын!

 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*