tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Казанда «Үлемсез полк» йөрешенең алгы сафында булды
Татарстан Президенты Казанда «Үлемсез полк» йөрешенең алгы сафында булды

Татарстан Президенты Казанда «Үлемсез полк» йөрешенең алгы сафында булды

 «Үлемсез полк» акциясендә кырык биш мең кеше катнашты, ул бүген Казанда узды. Кешеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының сурәтләрен тоткан иде. Бу олы йөрешнең башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Татарстан Республикасы Президенты кулында әтисе ягыннан абыйсы – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы сурәте иде. Ул фронтка 19 яшендә киткән. 359 нчы атучылар полкы составында сугышкан. Сугышның беренче көннәреннән үк хәрби гамәлләрдә актив катнашкан. 1941 елның 15 декабрендә Мәскәү өчен аяусыз сугышларда һәлак булган.

Акциягә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та кушылды, аның кулында әтисе Шәймиев Шәриф Шәймөхәммәт улы сурәте иде, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин әтисе Мөхәммәтшин Хәйрулла Динкәй улы фотографиясен алып килгән.

«Үлемсез полк» «Казан» ММҮнән алып Пушкин, Ирек мәйданы, Лобачевский, Кремль урамнары буйлап һәм 1 нче Май мәйданы аша узды.

Элегрәк журналистларга интервьюсында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Үлемсез полк» акциясе халкыбыз батырлыгын хәтерләребездә саклау өчен зур әһәмияткә ия.

«Кешеләр бу акциядә теләп катнашалар, аларны беркем дә мәҗбүр итми. Үзләренең туганнарын, якыннарын һәм сугыш чоры газапларын кичергән һәм җиңү өчен көрәшкән һәркемне искә алу теләге зур, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бүген Икенче бөтендөнья сугышында Советлар Союзының ролен түбәнәйтергә теләүчеләр бар. «Үлемсез  полк»ка кушылып, без халкыбызның бердәмлеген һәм Илебезне фашист баскыннарыннан азат итү өчен никадәр зур югалтулар кичереүебезне күрсәтәбез».

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*