tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә «Яңарыш» үзәгендә Кече сабантуй уздырганнар
Бөгелмәдә «Яңарыш» үзәгендә Кече сабантуй уздырганнар

Бөгелмәдә «Яңарыш» үзәгендә Кече сабантуй уздырганнар

Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Кече сабантуй» бәйрәме узган. Бу хакта тәрбияче Зөлфия Нуриева сөйләде.

Үзәктә 33 бала җитезлек, көч һәм чыдамлыкта көч сынашты. «Йомырканы кашыкка күчер», «капчык киеп йөгерү», «көянтә һәм чиләк белән йөгерү» кебек кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларда актив катнаштылар, күзләре белән балчык чүлмәк ваттылар, хәтта ат чабышлары да оештырдылар.

Балаларны күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашканнары өчен бүләкләр дә сөендерделәр. Бәйрәм татар биюе белән тәмамланды.

Мондый чаралар балаларда кешелек кыйммәтләре, патриотизм, толерантлык тәрбияләүгә ярдәм итә, көч сыйфатларын үстерә, шулай ук халык традицияләре белән таныштыра.

Света Андреева

bugulma-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*