tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай районы Яхшыбай авылына 100 яшь тулды
Азнакай районы Яхшыбай авылына 100 яшь тулды

Азнакай районы Яхшыбай авылына 100 яшь тулды

Азнакай районы Яхшыбай авылына 100 яшь тулды. Әлеге истәлекле көнне авыл халкы Сабантуй бәйрәмендә билгеләп үтте.

Бик күп җирләрдән кунаклар җыелды. Яхшыбайларны бәйрәм белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.

Яхшыбай быел иң төзек авыллар район бәйгесендә дә өченче урынга лаек булган. Гасыр эчендә ул югалтмаган, киресенчә, төзекләнгән. Биредә нигезләр яңара, читтәгеләр кайтып йортлар җиткерәләр. Урамда асфальт юл, газ, су үткән.

Сабантуйда җырлап-биеп, уйнап, бәйгеләр дә көч сынашып күңел ачтылар.

Резеда Шарипова

аznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*