tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия университеты симпозиумында Сәгыйть Рәмиевнең Тукайга хаты турында сөйләделәр
Төркия университеты симпозиумында Сәгыйть Рәмиевнең Тукайга хаты турында сөйләделәр

Төркия университеты симпозиумында Сәгыйть Рәмиевнең Тукайга хаты турында сөйләделәр

Төркиянең Кавказ университетында эшләүче милләттәшебез Чулпан Зариф-Четин Ататөрек исемендәге университет оештырган халыкара фәнни симпозиумда «Өметсез хөррият: инкыйлаблар һәм Сәгыйт Рәмиев» дигән темага чыгыш ясады.

Ул Сәгыйть Рәмиевнең 1918 елда вафат булган Габдулла Тукайга атап хат язуын, анда икесе бергә хыял корган ирек турындагы өметләренең акланмавы, Совет режимындагы «хөррият» не күрмәве белән Тукайның бәхетле булуын язуы турында сөйләде.

Галимә әйтүенчә, Сәгыйть Рәмиевнең Тукайга язган бу хаты 1918 елда «Сарай» һәм «Ил» газеталарында дөнья күргәннән соң кабат беркайда басылмаган, хәтта җыентыкларына да кертелмәгән. Аны беренче тапкыр Чулпан Зариф 2005 елда үзе әзерләгән «Уйласам уй, сызлый күңлем, сызлый җан» дип аталган китапка кертә һәм 2009 елда бу хатны Төркиянең «Фольклор-әдәбият» журналында төрекчә бастыра.

Чулпан Зариф-Четин Россиядәге 1905, 1917 елгы инкыйлаблар нәтиҗәсендә татар җәмгятендә киләчәккә зур өметләр уянуы, ләкин яңа корылган Совет системасында аларның тормышка ашмавы, әдипләр арасында төшенкелеккә бирелү кебек күренешләрнең татар әдәбиятында чагылышын Сәгыйть Рәмиев иҗаты аша анализлады.

Аның сүзләренчә, 1917 елның октябрь революциясе язучыларның дөньяга карашларына, иҗатларына, үзара мөнәсәбәтләренә, әдәбиятның торышы һәм үсешенә көчле йогынты ясый. Хакимияткә большевиклар партиясе килү һәм диктатура җәелдерүе илдә яңа идеологик-сәяси мохит формалашуга китерә.

«Бу мохит ​​әдәби тормышны да кискен үзгәртә. Караш-фикерләр һәм әдәби эшчәнлек билгеле чикләүләр эчендә тотыла башлый. Сәяси цензура көчәя. Башка карашны яклаучы газета-журналлар, нәшриятлар ябыла. Яңа режимга яраклашырга тырышса да, Сәгыйть Рәмиевнең иҗат илһамы сүнә», — дип сөйләде галимә.

Чулпан Зариф-Четин катнашкан «Төркия дәүләт гимнына — 100 ел һәм төрки дөнья әдәбиятларында ирек фикере» халыкара фәнни симпозиумы 18-19 июнь көннәрендә үтте. Аны Эрзурум шәһәрендәге Ататөрек исемендәге университет zoom платформасында онлайн уздырды.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*