tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Мари тарихи-мәдәни үзәге белән танышты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Мари тарихи-мәдәни үзәге белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Мари тарихи-мәдәни үзәге белән танышты

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Башкортостан Республикасында. Биредә ул Мишкә авылындагы “Биш герой” мемориаль комплексында Гази Заһитовка һәм Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачу тантанасында катнаша.

Бөек Ватан сугышы ветераны Гази Заһитовның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларда Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров та катнаша.

Әлеге чаралар кысаларында кунаклар Мари тарихи-мәдәни үзәгендә сугышчан данга багышланган экспозиция белән таныштылар. Үзәк – “Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе филиалы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*