tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров каһарман Гази Заһитовка һәйкәл ачу тантанасында катнашты
Данис Шакиров каһарман Гази Заһитовка һәйкәл ачу тантанасында катнашты

Данис Шакиров каһарман Гази Заһитовка һәйкәл ачу тантанасында катнашты

Бүген Башкортстан Республикасы Мишкә авылында Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Кызыл байрак кадаган Гази Заһитовның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар уза. Тантаналы чараларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнаша.

Иң элек “Биш герой” мемориаль комплексында Гази Заһитовка һәйкәл һәм Бөек Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачу тантанасы булды.

Кунаклар яңа монументларга һәм “Мәңгелек утка” чәчәкләр салды. Һәйкәлне ачуда шулай ук Гази Заһитовның туганы Рамил Заһитов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*