Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул 7 тапкыр оештырыла.
Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
“Татарча диктант” акциясенә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кушылды.